Шәүкәт Галиев Теләк
Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел! Март, 1963 Зират диварында бу сүзләрем. Күпме тарих монда күмелгән... Исмем югалса да шул гыйбарәм Калыр, бәлкем, халкым күңлендә: Исәннәрнең...
Үлгәннәрнең каберен бел!
Март, 1963
Зират диварында бу сүзләрем.
Күпме тарих монда күмелгән...
Исмем югалса да шул гыйбарәм
Калыр, бәлкем, халкым күңлендә:
Исәннәрнең кадерен бел...
Мәкаль булып очты бу шигырем,
Гомере бар чаклы яшәсен.
Минем сезгә үз тавышым белән
Үткәннәрдән килә дәшәсем:
Үлгәннәрнең каберен бел...
Казанымда «Татар зираты» бар...
Шом-сагышлар белән керәсең:
«Без китәрбез, сез каласыз» диеп,
Милләт күмелер көн килмәсен...
Исәннәрнең кадерен бел,
Үлгәннәрнең каберен бел!
(Чыганак: Сиңа әйтер сүзем бар: шигырьләр, фәлсәфи фикерләр / Шәүкәт Галиев. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2008. – 376 б.)