Тукай дөньясы

2023 елның Тукай премиясе лауреатлары бүләкләнде

2023 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә рәссам Наилә Кумысникова, архитектор Фирдәвис Ханов һәм шагыйрь Шәүкәт Гаделша ия булды. 26 апрель – Габдулла Тукайның туган көнендә...

2023 елның Тукай премиясе лауреатлары бүләкләнде

2023 елда Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә рәссам Наилә Кумысникова, архитектор Фирдәвис Ханов һәм шагыйрь Шәүкәт Гаделша ия булды.

26 апрель – Габдулла Тукайның туган көнендә лауреатларны Казанның Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театры сәхнәсеннән Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов котлады, дип хәбәр итә «Татар-информ» МА. Биредә Туган тел көненә һәм Тукайның тууына 137 ел тулуга багышланган тантана үткәрелде.

Наилә Кумысникова рәсем сәнгате өлкәсендә милли темага багышланган һәм күн мозаикасы техникасында башкарылган декоратив паннолар сериясе өчен; Түбән Кама шәһәреннән Фирдәвис Ханов шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә Ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен; Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен премиягә тәкъдим ителгән иде.

Фотода: Түбән Кама шәһәреннән Фирдәвис Ханов Шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә Ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА Фотода: Түбән Кама шәһәреннән Фирдәвис Ханов шәһәр төзелеше һәм архитектура өлкәсендә Ватан һәм татар милли мәдәниятен үстерүгә керткән өлеше өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

Фотода: Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА Фотода: Себердән татар шагыйре Шәүкәт Сибгатуллин (Шәүкәт Гаделша) «Аучы җыры», «Чоңгыл», «Иман капка ачканда», «Себерем – үз җирем» шигырь җыентыклары өчен Габдулла Тукай премиясенә лаек булды. /Салават Камалетдинов фотосы, «Татар-информ» МА

2023 елда шулай ук премиягә кандидатлар арасында булган шагыйрьләр – Флера Гыйззәтуллина һәм Наил Касыймга исә «Татарстанның халык шагыйре» мактаулы исеме бирелде.

26.04.2023.

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз