Тукай дөньясы

Әлмәтнең урам театры Казанда Тукай турында спектакль күрсәтте

«Тукай» спектакленең премьерасы 2026 елның язында булган иде.

Әлмәтнең урам театры Казанда Тукай турында спектакль күрсәтте

Татарстанның нефть каласы – Әлмәт шәһәренең «Легкие крылья» урам театры Казан Кремлендәге Гавами урыннар ишегалдында «Тукай» спектаклен күрсәтте.

Бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның көндәлекләре белән рухланып сәхнләштерелгән әлеге спектакль әдипнең шәхесен «предмет театры» элементлары урын алган сторителлинг жанрында ача. Аның нигезен «Көндәлекләр» басмасы тәшкил итә. 

Спектакльдә өч артист – Салават Кашапов, Эльвира Галиәскәрова һәм Ришат Зарипов катнаша.

«Безнең театр өчен бу – яңалык. Без һәрвакыт гәүдә-хәрәкәтләр белән эшлибез, ә монда көндәлекләр турында сөйләргә кирәк. Моны ничек эшләргә соң? Безнең урам театрында вакыт чикле, тамашачы игътибарын югалтмас өчен 30-40 минут вакыт бар», – дип сөйләде театр артисты Салават Кашапов.

Спектакль авторлары Тукайны татар әдәбияты классигы гына түгел, бәлки иҗатында балачагы һәм уй, хис-кичерешләре чагылыш тапкан катлаулы язмышлы кеше итеп тә күрсәтергә омтылган.

«Тукай» спектаклен Петербургның «Странствующие куклы господина Пэжо» театры режиссеры һәм сәнгать җитәкчесе Анна Шишкина куйган. Аның премьерасы 2026 елның май аенда булган иде.

 

05.07.2026. Жәмил Сәлимгәрәев, tatar-inform.ru

Фото: tatar-inform.ru

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз