Тукай дөньясы

Балалар китапханәсендә Тукайга багышланган күргәзмә ачылды

Казанда Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Татарстан Милли музее фондларыннан «Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» дип аталган күчмә күргәзмә уза. Китапхан...

Балалар китапханәсендә Тукайга багышланган күргәзмә ачылды

Казанда Роберт Миңнуллин исемендәге Республика балалар китапханәсендә Татарстан Милли музее фондларыннан «Ашкынамын мәңгелеккә: Габдулла Тукай һәм аның мирасы» дип аталган күчмә күргәзмә уза.

Китапханә хәбәренчә, әлеге күргәзмә татар халкының яраткан шагыйре Габдулла Тукайның (1886-1913) тормыш һәм иҗат юлы белән таныштыра. Экспозициядә әдипнең фотографияләрен күрергә мөмкин. Шулай ук аның иҗади даирәсе, татар әдәбияты һәм журналистикасын үстерүгә керткән өлеше турында да бәян ителә.

Габдулла Тукайга багышланган күргәзмә китапханәдә февраль ае дәвамында эшләячәк.

15.02.2023. rdb.tatar

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз