Тукай дөньясы

Әстерханда Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

26 майда Әстерхан шәһәренә килгән Татарстан делегациясе Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. 27 майда Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Три Протока – Җәмәле татар авылында XIII Бөтенроссия авыл С...

Әстерханда Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйдылар

26 майда Әстерхан шәһәренә килгән Татарстан делегациясе Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр куйды. 27 майда Әстерхан өлкәсе Идел буе районының Три Протока – Җәмәле татар авылында XIII Бөтенроссия авыл Сабан туе үткәрелә.

Татарстаннан Сабан туена дип килгән дәүләт, мәдәният һәм сәнгать әһелләре беренче чиратта Әстерхандагы Габдулла Тукай һәйкәле янына барды. Бу һәйкәл Әстерханның элеккеге татар бистәсендә җирле «Дуслык» татар мәдәни җәмгыяте тәкъдиме һәм Татарстан Республикасы җитәкчелеге ярдәме белән 2013 елда куелган иде.

26.05.2023.

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз