Тукай дөньясы

«Татар кызы-2026» республика бәйгесе Тукайның 140 еллыгына багышланды

Халыкара күләмдәге «Татар кызы-2026» бәйгесе Төркмәнстанда үтәр дип көтелә.

«Татар кызы-2026» республика бәйгесе Тукайның 140 еллыгына багышланды

2026 елда Татарстан күләмендә үткәрелгән «Татар кызы» бәйгесе бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышланды. Финал программасының төп мәгънәви юнәлеше кешене бу дөньяга беркетеп торучы җиде тамыр – туган тел, милләт тарихы, гореф-гадәтләр, әдәби-мәдәни мирас, дин һәм иман, гаилә һәм туган ил төшенчәләренә нигезләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты ярдәмендә тугызынчы тапкыр оештырылган республикакүләм бәйгенең финалы 23 июньдә Әлмәт шәһәренең «Нефтьче» мәдәният сараенда узды. Анда Татарстанның Актаныш, Апас, Әгерҗе, Әтнә, Балтач, Лаеш, Мөслим районнарыннан һәм Чаллы шәһәреннән 11 кыз катнашты. Финал кичәсенең музыкаль өлешендә Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, Руслан Закиров, Эльвира Мифтахова, Defne (Фәүзия Кадыйрова), «Болгар кызлары» төркеме, Вилдан Әбраров, Алмаз һәм Айдар Юнысовлар чыгыш ясады.

Бәйгедә катнашкан кызларның һәрберсе махсус номинацияләрдә бүләкләнде. Төп җиңүче булып Балтач районыннан Динә Зарипова танылды. Ул Казан федераль университетында музыка укытучысы белгечлегенә укый. Аны алда «Татар кызы-2026» Халыкара бәйгесе көтә, ә быелны аны октябрьдә Төркмәнстанда оештыру планлаштырыла.

 

24.06.2026. Милена Новикова, intertat.tatar

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз