Тукай дөньясы

Г.Тукайның әдәби музеенда ремонт эшләре тәмамланды

«Шамил йорты»нда урнашкан Г.Тукайның әдәби музеенда ремонт эшләре тәмамланды. Объектны яңарту белән Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе шөгыльләнде. Реставрация эшләре бер ел буена сузылды...

Г.Тукайның әдәби музеенда ремонт эшләре тәмамланды

«Шамил йорты»нда урнашкан Г.Тукайның әдәби музеенда ремонт эшләре тәмамланды. Объектны яңарту белән Татарстанның Баш инвестиция-төзелеш идарәсе шөгыльләнде. Реставрация эшләре бер ел буена сузылды, ә аңа кадәр проектның документациясе әзерләнде.

«Эш барышында бинаны элек ничек булган, шулай саклап калырга тырыштык. Яңартылган музейда бердәнбер яңа элемент – мәрмәр идәннәр. Элек алар урынында плитә һәм агач идәннәр иде. Әлбәттә, Шамил заманында мәрмәр идәннәр булмаган. Без моны янгын куркынычсызлыгын күздә тотып эшләдек. Бу — янгын куркынычсызлыгы хезмәткәрләренең төп таләбе иде», — дип хәбәр итте Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсенең реставрация бүлеге мөдире Майя Морозова.

dsc_0620-500x333 dsc_0623-500x333

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз