Казанда Тукай һәйкәленә чәчәкләр салдылар
Мәртәбәле кунакларны Татар дәүләт җыр һәм бию ансамбле Тукай шигыренә язылган «Бәйрәм бүген» җыры белән каршы алды.
2026 елның 26 апрелендә Казанда Туган тел көненә һәм бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышланган тантаналы чаралар узды.
Шагыйрьнең туган көнендә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Татарстан Республикасы Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан үзәгендәге Габдулла Тукай һәйкәленә чәчәкләр салды.
Тантанада Татарстан Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы Марат Әхмәтов, ТР Дәүләт Советының Мактаулы рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР мәдәният министры Ирада Әюпова, шулай ук республиканың иҗади зыялылары, җәмәгатьчелек вәкилләре, мәдәният һәм сәнгать эшлеклеләре, ТР Дәүләт Советы депутатлары катнашты.
26.04.2026. rais.tatarstan.ru