Тукай дөньясы

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Тукайга бюст куелды

Истәлекле вакыйга бөек татар шагыйренең тууына 140 ел тулуга багышланды.

Казахстанның Петропавловск шәһәрендә Тукайга бюст куелды

Казахстан Республикасының Петропавловск шәһәрендә бөек татар шагыйре Габдулла Тукайга бюст ачтылар. 

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге тантаналы чарада Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов, Төньяк Казахстан өлкәсе акимы Гауез Нурмухамбетов, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев, Казахстан Республикасы өлкәләреннән җыелган татар оешмалары җитәкчеләре һәм башка рәсми затлар катнашты. 

Бюстның биеклеге – 85 сантиметр, киңлеге – 74 сантиметр. Аны скульптор Винера Абдуллина ясаган. Әлеге бюст шәһәрнең Жабаев һәм Ульянов урамнары киселешендә Габдулла Тукай исеме бирелгән яңа скверда урнаштырылган. Бу урын символик рәвештә сайланган: сквер казах классигы М.Жумабаев исемендәге өлкә үзәге янәшәсендә урнашкан. Галимнәр искәрткәнчә, үз заманында аның әдәби мирасы Тукай иҗаты тәэсирендә үскән.

Казахстан Габдулла Тукай истәлеген кадерләп саклый. Шагыйрьнең тормышында бу яклар мөһим урын алып тора: Уральск-Җаекта яшәгән чорда ул тәүге шигырьләрен яза, шагыйрь булып җитлегә. Казахстанда моңа кадәр Семей һәм Җаекта Тукай һәйкәлләре куелган иде. Хәзер бай тарихлы Петропавловск шәһәрендә дә казах һәм татар халыкларының дуслыгын, мәдәни бердәмлеген гәүдәләндергән тагын бер символ барлыкка килде. 


26.07.2026. tatar-congress.org

Фото: tatarstan.ru

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз