Тукай дөньясы

Китапханәләрдә «Тукайны бергәләп укыйбыз» проекты башланды

2026 елда Татарстандагы барлык китапханәләр базасында Тукай иҗатына багышланган махсус әдәби клублар эшли.

2026 елның 8 гыйнварыннан бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның 140 еллыгы уңаеннан Татарстанда «Тукайны бергәләп укыйбыз. Читаем Тукая вместе» дип исемләнгән республикакүләм проектка старт бирелде. 

Татарстан  Мәдәният министрлыгы тарафыннан игълан ителгән проект кысаларында республикадагы 1,5 мең китапханә базасында махсус әдәби клублар эшли башлады. Аларда ел ахырына кадәр пәнҗешәмбе көннәрендә Тукайның шигъри мирасын укуга һәм өйрәнүгә багышланган ачык очрашулар уза. Анда катнашучылар Тукайның татар һәм рус телләрендәге әсәрләре белән таныша ала. Укулар Габдулла Тукайның танылган «Туган тел» шигыреннән башланды.

Акциядә ничек катнашырга:

1. Офлайн: пәнҗешәмбе көнне сезнең торак пунктның теләсә кайсы китапханәсенә килергә. Катнашу бушлай.

2. Онлайн: Тукай шигырьләрен укып, яисә аның иҗаты турында уйланып, социаль челтәрләрдә #Тукайныбергәләпукыйбыз, #ЧитаемТукаяВместе хештеглары белән видео һәм язмалар урнаштырып та акциягә кушылырга мөмкин.

 

15.01.2026. Mincult.tatarstan.ru

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз