Себердә Тукайга тәүге һәйкәл ачылды
Шагыйрь бюстының авторы – Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе Винера Абдуллина.
Омск өлкәсе Усть-Ишим районының Әшевән авылында Габдулла Тукайга бюст ачылды. Бу – Себердә бөек татар шагыйренә куелган беренче һәйкәл.
Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Әшевән урта мәктәбе территориясендә урын алган һәйкәлне ачу тантанасында Омск өлкәсе губернаторының вәкаләтле вәкиле Олег Винников, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, Омск өлкәсе Усть-Ишим районы башлыгы вазифаларын вакытлыча башкаручы Владимир Лютенко катнашты һәм сәламләү сүзләре белән чыгыш ясады. Катнашучылар арасында «Иртыш» өлкә татар милли-мәдәни үзәге рәисе, «Ибирь» (Себер) җирле татар милли-мәдәни автономиясе рәисе, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы Тамир Алимбаев, «Омск Дуслык йорты» директоры һәм «Россия халыклары ассамблеясе»нең төбәк бүлеге җитәкчесе Наталья Степанова, төбәкнең татар оешмалары активистлары, Бөтендөнья татар конгрессы вәкилләре, авыл халкы, кунаклар бар иде.
Данис Шакиров тантана кунакларын Татарстан Хөкүмәте һәм шәхсән ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән сәламләде, Габдулла Тукайга һәйкәл кую инициативасы өчен Әшевән авылы халкына рәхмәт белдерде. Ул һәйкәл ачылышын тарихи вакыйга дип атады, аның урыны да уңышлы сайлануын искәртте. Мәктәп укучылары көн саен Габдулла Тукай һәйкәле яныннан үтеп йөриячәк һәм туган телгә, туган халкына бәйләнеш тоячак. Данис Шакиров һәйкәл ачылышын тарихи вакыйга дип атады.
20.07.2026. tatar-congress.org
Фото: Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте