Видеоязмалар 2020 елның 15 декабренә кадәр кабул ителә.
Бәйге 2021 елның 21 февралендә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә гала-концерт белән тәмамланачак.
Жюри рәисе – Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты, Г.Тукай бүләге лауреаты Айдар Фәйзрахманов катнашучыларның чыгышын бәяләгәндә, төп өч критерийга аерым игътибар бирәчәкләрен белдерде. Беренчедән, ана теленең чисталыгы, сафлыгы. Икенчедән, сәнгати югарылык. Өченчедән, тышкы кыяфәт. «Бернинди яңа формат, заманча яңгыраш дигән дигән сүз дә татар шигырен башкаручының сәхнәгә джинсы чалбар белән чыгып басуын акламый», – диде ул.
Классик әсәрләрне сайлаганда да, еш кабатланмаган, югалыбрак калганнарын сайларга киңәш итәләр.