Тукай дөньясы

Татарстан Милли музеенда «Тукай эзләреннән» күргәзмәсе үз эшен дәвам итә

Күргәзмәдә биш еллык иҗади проект нәтиҗәсендә тупланган 200дән артык әсәрнең (графика һәм нәкыш эшләре, арт-объектлар һәм видеороликлар) бер өлеше тәкъдим ителде.

Татарстан Милли музеенда «Тукай эзләреннән» күргәзмәсе үз эшен дәвам итә

Казандагы Татарстан Республикасы Милли музеенда 2026 елда Габдулла Тукайның тууына 140 ел тулуга багышлап оештырылган «Тукай эзләреннән» күргәзмәсе үз эшен дәвам итә.

ТР Милли музее матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, әлеге проект Милли музей, ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты, ТР Рәссамнар берлеге тарафыннан гамәлгә ашырылган. Күргәзмәдә ике йөздән артык экспонат тәкъдим ителә: алар арасында рәсем сәнгате үрнәкләре, графика, арт-объектлар һәм видеохезмәтләр бар. Әлеге хезмәтләр ТР Мәдәният министрлыгы ярдәмендә үткәрелгән «Тукай эзләреннән» халыкара арт-пленэры кысаларында тупланган. Россия төбәкләрендә һәм Татарстандагы истәлекле урыннар, йортлар һәм урамнар шагыйрьнең тормышы турындагы мәгълүмат чыганагы булып тора. Шуңа күрә соңгы берничә елда рәссамнар һәм сәнгать белгечләреннән торган төркем Тукай биографиясе белән бәйле шәһәрләр, шагыйрь яшәгән һәм иҗат иткән урыннарга барган, Казаннан алып Санкт-Петербургка һәм Әстерханга кадәр йөреп чыккан.

Күргәзмәнең тарихи өлешендә ТР Милли музее фондларында саклана торган экспонатлар куелган. Алар арасында: Җаекның (Уральск) танылган журналисты һәм нашире Камил Мотыйгый коллекциясе; Тукайның үзе, шулай ук аның замандашлары – татар мәдәнияте әһелләре Муса Бигиев, Мәҗит Гафури, Галиәсгар Камал, Сәгыйть Рәмиевнең һ.б. сәяхәт маршрутларын теркәп калдырган фоторәсемнәр һәм открыткалар; шагыйрь актив хезмәттәшлек иткән газета һәм журналлар.

Күргәзмә 2026 елның 30 июненә кадәр эшләячәк.

 

16.06.2026.

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз