«Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңүчеләр билгеле
Татарстан Милли китапханәсендә «Тукай йолдызлыгы» әдәби әсәрләр бәйгесендә җиңүчеләрне бүләкләделәр.
Татарстанда «Тукай йолдызлыгы» татар телендә әдәби әсәрләр конкурсы Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлап ТР Язучылар берлеге һәм ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә уздырылды. Әйтергә кирәк, республикада әдәби әсәрләр конкурсы өченче мәртәбә оештырыла.
Бәйге 8 номинаиядә үткәрелде. Тукайның юбилее уңаеннан, анда «Тукай дәресе» һәм «Тукай тәрбиясе» дигән яңа номинацияләр дә кертелде: аларда гомуми белем бирү учреждениеләре педагоглары, мәктәпкәчә белем бирү оешмалары тәрбиячеләре катнашты. Бәйгегә йөздән артык гариза килгән.
16 апрельдә Татарстан Милли китапханәсендә бәйгенең йомгаклау тантанасында җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе вазифаларын башкаручы, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов котлады.
– Без – бәхетле, мәгърифәтле һәм бай рухлы халык. Чөнки безнең Тукай кебек шәхесләребез күп. Алар гасырлар дәвамында милли мәгърифәтчелеккә хезмәт иткән, шуңа күрә халкыбыз гыйлем туплаган. Безнең һәм бездән соң киләчәк буыннар да шушы вазифаны дәвам итәчәк, һәм аларга да җиңел булмас, чөнки бүген нинди мохиттә яшәвебезне күрәбез. Әмма без бөек Тукаебызга, рухи кыйблабызга тугры калырга тиеш, – дип белдерде ул.
Марат Әхмәтов «Шигырьләр шәлкеме» һәм «Поэма» номинацияләрендә җиңүчеләрне диплом һәм акчалата премиягә сертификат белән бүләкләде. Мәсәлән, «Шигырьләр шәлкеме» номинациясендә I урынны – Ләйсән Гатина, II урынны – Айрат Суфиянов, III урынны – Рәмис Аймәт алды. «Поэма» номинациясендә I нче урынга – Лилия Гыйбадуллинага, II урынга – Лениза Вәлиева, III урынга Хәбир Ибраһим лаек булды.
Башка номинацияләрдә җиңүчеләргә бүләкләрне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров, филология докторы һәм КФУ профессоры Дания Заһидуллина, ТР Дәүләт Советы депутаты, ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла тапшырды. Бәйгедә катнашучылар арасында кызыксындыру премиясе алучылар да булды.
Ркаил Зәйдулла әдәби конкурсны оештырырга ярдәм күрсәтүләре өчен республика Рәисе Рөстәм Миңнехановка, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясенә рәхмәт әйтте.
Әдәби әсәрләре I, II һәм III урыннарга лаек булган авторлар исемлеге:
«Шигырьләр шәлкеме» номинациясендә
Ләйсән Гатина (Сәйлән). «Күңелем Тукай белән сөйләшә»
Айрат Суфиянов. «Тукай дибез…»
Рәмис Аймәт. «Ачы хакыйкать кыясы»
«Поэма» номинациясе
Лилия Гыйбадуллина. «Түр»
Лениза Вәлиева. «Буран»
Хәбир Ибраһим. «Тукай каласы»
«Хикәя» номинациясе
Марат Кәбиров. «Мәңгелеккә сәфәр алдыннан»
Рәҗәп Бәдретдинов. «Тукый тавы»
Галимҗан Гыйльманов. «Зәйтүнә»
«Бәян» номинациясе
Факил Сафин. «Әлислах»
Нурания Гыйльметдинова. «Сихәтле сәяхәт сәхифәләре»
Шамил Ханов. «Якты юллар, яки Йөрәктә яктырган китап»
«Пьеса» номинациясе
Гөлүсә Батталова. «Лампа эчендә май кими»
Рафис Корбан. «Өчиледә өч ай»
Раил Сафин. «Моңга төренгән Тукай»
«Эссе» номинациясе
Лилия Фәттахова. «Тукай милләтчеме?»
Роза Мулланурова. «Якутым-ятимем…»
Гөлфәния Нәҗмиева. «Тукайга хат язам»
«Тукай дәресе» номинациясе
Рәхимә Хайрова. «Тере музей»
Гөлия Вагыйзова. «Тукай дәресе: Милли рухның яңарышы»
Миләүшә Зарипова. «Г.Тукай һәм ясалма фәһем»
«Тукай тәрбиясе» номинациясе
Камәрия Вафина. «Күбәләк гомере»
Нурзия Мирхазова. «Тукай иҗаты – киләчәккә юл яра»
Рәмзия Гарифуллина. «Тылсымлы «Туган тел» китабы»
17.04.2026. Фото: © «Татар-информ», М.Захаров