Тукай дөньясы

Тукай музее белән музыкант Ильяс Камал очрашу-концертка чакыра

15 март көнне Казанның Габдулла Тукай әдәби музее белән музыкант, композитор һәм дирижер Ильяс Камал «Татар музыкасы: классиклар һәм замандашлар» дип аталган иҗади очрашу-концерт тәкъдим итәчәк. Тукай...

Тукай музее белән музыкант Ильяс Камал очрашу-концертка чакыра

15 март көнне Казанның Габдулла Тукай әдәби музее белән музыкант, композитор һәм дирижер Ильяс Камал «Татар музыкасы: классиклар һәм замандашлар» дип аталган иҗади очрашу-концерт тәкъдим итәчәк.

Тукай музее хәбәренчә, музыкаль программада Салих Сәйдәшев, Рөстәм Яхин, Алмаз Монасыйпов, Луиза Хәйретдинова, Рәшит Кәлимуллин кебек танылган классик композиторлар белән беррәттән, яңа буын иҗатчылар – Эльмир Низамов, Ильяс Камал, Алсу Сөнгатуллина әсәрләре дә яңгыраячак. Концертта Айгөл Зәйнуллина, Диана Шәрипова, Азат Нургаянов, Диана Нәҗметдинова, Аделина Семенова һәм башка музыкантлар катнашыр дип көтелә.

01.03.2023. G-tukay.tatmuseum.ru

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз