***
Мин бит монда бер яшәгән идем, Гафу ит син мине, Дөньялык. Зөлфәт Исеңдәме, илгә каза килә калса, Алтай тавы тулган айны калкан итте. Богаулары батып кереп, ана бүре коры җирне тырный-тырный ал кан ит...
Мин бит монда бер яшәгән идем,
Гафу ит син мине, Дөньялык.
Зөлфәт
Исеңдәме,
илгә каза килә калса,
Алтай тавы
тулган айны калкан итте.
Богаулары батып кереп, ана бүре
коры җирне тырный-тырный
ал кан итте.
Әле бүген
кулны ялгыш ташка орсаң,
шул чор яраларын телгән кебек.
Бармак очларында сырлар калган ласа:
без бит болай бер яшәгән идек.
Исеңдәме,
без яу чапкан илдә карт аналар
богауларын чәйнәп өзмәде.
Уч төбендә сөңге авырлыгы
дала буйлап учак эзләде.
Исемдәдер, бәлки, бөтен хикмәт:
канга тимер тәме сеңгән кебек.
Үрсәләнеп кычкырасы килә –
без бит болай бер яшәгән идек.
Гасырлардан коллаж итеп җыйган
постмодернизм үрнәкләре, имеш.
Без бит болай бер яшәгән инде.
Без бит башкача яшәргә тиеш.