Тукай дөньясы

Айдар ҖАМАЛ Туган тел бәйрәме

Төтен булган җирдә Ялкыны да, шаукымы да. Томан кунган мәлдә Туңганы да, уңганы да. Дәүләт булган җирдә Бурычы да, ясагы да. Халкым аңы гына – Мамык ятагында. Рәхәт изрәп йоклау Татар ясты...

Төтен булган җирдә
Ялкыны да, шаукымы да.
Томан кунган мәлдә
Туңганы да, уңганы да.

Дәүләт булган җирдә
Бурычы да, ясагы да.
Халкым аңы гына –
Мамык ятагында.

Рәхәт изрәп йоклау
Татар ястыгында,
Мин дә оеганмын
Милләт кочагында!

...Күзем ачсам,
илдә -
Туган тел бәйрәме!
Каумем генә, никтер,
Аны гел өнәми...


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз