Данис ХӘЙРУЛЛИН. Тукай тавышы
Тавышын ул язып калдырмаган, Күз нурлары калган — сүзләре. Йөрешләрен күрер экраннар юк, Ә эзләр бар. Тирән эзләре. Тавышын ул язып калдырмаган, Ә яңгырый җанда, яңгырый: Күзләремдә яшен чаткылары, Кү...
Тавышын ул язып калдырмаган,
Күз нурлары калган — сүзләре.
Йөрешләрен күрер экраннар юк,
Ә эзләр бар. Тирән эзләре.
Тавышын ул язып калдырмаган,
Ә яңгырый җанда, яңгырый:
Күзләремдә яшен чаткылары,
Күңелемдә ләйсән яңгыры.
Тавышын ул язып калдырмаган.
Йөрәккәе калган халыкка:
Синдә тибә, — миндә — телгәләнеп,
Кагылып та булмый, алып та.
Чирек гасыр гомер...
һәм йөз еллык!
Кем туктатсын вакыт агышын.
Антлар эчә-эчә тибә йөрәк
Онытмаска Тукай тавышын.