Тукай дөньясы

Әдип МАЛИКОВ *** ("Тукай исән...")

* * * Әлмәттә Габдулла Тукай һәйкәле ачылу уңае белән Тукай исән. Җыры күңелләрдә, Яшәсәк тә үзен күрмичә. Тукай килә моңлы сазын уйнап, Шагыйрьләргә тынгы бирмичә. Газраилләр юкка сөенгә...

* * *


Әлмәттә Габдулла Тукай һәйкәле ачылу уңае белән

Тукай исән. Җыры күңелләрдә,
Яшәсәк тә үзен күрмичә.
Тукай килә моңлы сазын уйнап,
Шагыйрьләргә тынгы бирмичә.

Газраилләр юкка сөенгәннәр,
Карап шагыйрь яткан табутка, —
Аерылгысыз,
тоташ бер көч булып,
Җаны яши аның халыкта.

Киләчәкне күреп бара шагыйрь,
Пар атлары күптән җигелгән.
Күчә Тукай яңа мәйданнарга
Халык йөрәгенең түреннән.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз