Тукай дөньясы

Әхмәт ВИРГАЗ Тукай рәсеменә

Әй, татар, күрәмсең, Моңлы карыйдыр күзләре. Әй, татар, беләмсең, Бу шагыйрь — ил корбаны. Илле яшь тулды аңар, Картаймый аның җырлары. Ялтырап анда ятадыр Халкыбызның моңнары....

Әй, татар, күрәмсең,

Моңлы карыйдыр күзләре.

Әй, татар, беләмсең,

Бу шагыйрь — ил корбаны.

Илле яшь тулды аңар,

Картаймый аның җырлары.

Ялтырап анда ятадыр

Халкыбызның моңнары.

Аңлата алмабыз халкыбызның

Аһларын, моң-зарларын.

Җырлый алмам мин аларның

Күңелгә ниләр салганын.

Әйт үзең, әйтче шагыйрь!

Тыңлыйм сөалемә җавап...

Чәнечкели күңелемне уйлар,

Сын кебек торам карап.

(Чыганак: Ил йолдызы: Татар мөһаҗирләре матбугатында
Габдулла Тукай / Төз. З.Г.Мөхәммәтшин. - Казан: Татар. кит. нәшр., 2006.
- 190 б.)).


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз