Тукай дөньясы

Әлфия НИЗАМОВА Бөек Тукайга

Әсәрләрең кат-кат укып Сокланам мин сиңа, Тукай. Гомер бакый яшь калсаң да, Талантны мул биргән Ходай. Тирән акыл, затлы зиһен, Төпле фикер һәм зирәклек. Синдәй яп-яшь аксакаллар Бу дөньяда би...


Әсәрләрең кат-кат укып
Сокланам мин сиңа, Тукай.
Гомер бакый яшь калсаң да,
Талантны мул биргән Ходай.

Тирән акыл, затлы зиһен,
Төпле фикер һәм зирәклек.
Синдәй яп-яшь аксакаллар
Бу дөньяда бик сирәктер.

Һичбер кайчан булмагансың
Әти кеше, тәрбияче...
Каян килгән бу осталык?
Каян таныш тәрбия эше?

Йөз ел элек ничек белдең
Без — татарның ни күрәсен?
Иман, әдәп, әхлак, телнең
Какшатасын кыйбласын?

Сораулар күп, җаваплар юк,
Хак Тәгалә үзе беләдер...
Ә, бәлки, син, бөек Тукай,
Телебезне саклар өчен
Иңдерелгән Пәйгамбәрдер?!

(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.)


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз