Тукай дөньясы

Эльмира ШӘРИФУЛЛИНА Кайта-кайта

Дәвер вөҗданына сыдырылып, Томырылып аккан бу моңнар Кайта-кайта бимазалар әле; Кайта-кайта күңел җыр тыңлар. Кайта-кайта табып терелтербез Диварларга сеңгән аһәңне. Моңлы сазлар булып сызлан да с...

Дәвер вөҗданына сыдырылып,
Томырылып аккан бу моңнар
Кайта-кайта бимазалар әле;
Кайта-кайта күңел җыр тыңлар.

Кайта-кайта табып терелтербез
Диварларга сеңгән аһәңне.
Моңлы сазлар булып сызлан да син
Белмә, имеш, җирдә бәһәңне.

Белмә, имеш, җирдә кемлегеңне,
Ыруыңда — Тукай, Мусалар.,
Сәйдәшләре, Бакый, Илһамнары
Сәгать саен берәү тусалар,

Моңлы булмас идек бу кадәрле,
Җырлы булмас идек, кем белә? ,
Йолдызларның ерак киткән саен,
Көлтә булып нуры бөркелә.

Без дә килеп бер көн атылырбыз
Я упкынга, яки галәмгә...
Бүген бары сиңа шигырь язам,
Куәт бирсен җанга, каләмгә!


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз