Тукай дөньясы

Фаил ШӘФИГУЛЛИН Туксан яшьлек Тукай

Бертуктамый сайрый, И сайрый ла... Һаман сайрый тургай. Сау, таза карт икән Толстойдай Туксан яшьлек Тукай. Чәчләр генә азрак көмешләнгән, — Күзләр шул ук аның. Бер атлый да — туктап тыңл...

Бертуктамый сайрый,
И сайрый ла...
Һаман сайрый тургай.
Сау, таза карт икән Толстойдай
Туксан яшьлек Тукай.
Чәчләр генә азрак көмешләнгән, —
Күзләр шул ук аның.
Бер атлый да — туктап тыңлап тора
Тургай тавышларын:
«Нинди аяз, нинди зәңгәр күгең,
Нинди якты иртәң...
И туган җир, синме соң бу?» — диеп
Гаҗәпләнә микән?
Сөенә микән күреп һәр тарафта
Муллык ташыганын?
Танымый да микән әллә инде
Туган Кырлай ягын?
Узып барган бер малайга әнә:
«Балакаем, — ди ул. —
Кем җырлары анда ишетелә,
Әйтче, нинди көй ул?»
«Кайсы яктан соң син үзең, бабай,
Ай-һай, кара, кара...
Тукайны соң юкмы ишеткәнең?» —
Диеп көлә малай.
Шул мәл әллә елый, әллә көлә
Туксан яшьлек Тукай.
...Һаман коела җиргә гүзәл моңнар,
Һаман сайрый тургай.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз