Фәннур САФИН Тукай ягы
Күргәнем бар шундый кешеләрне (Башкаларны болай сагынмам), Егетләрчә җитди горурланып: — Без бит, — диләр, — Тукай ягыннан. - Паспортларга түгел, күңелләргә, Йөрәкләргә уеп язы...
Күргәнем бар шундый кешеләрне
(Башкаларны болай сагынмам),
Егетләрчә җитди горурланып:
— Без бит, — диләр, — Тукай ягыннан. -
Паспортларга түгел, күңелләргә,
Йөрәкләргә уеп язылган:
Минзәләдән булыйк, йә Чаллыдан —
Без барыбер Тукай ягыннан!
Якташларың, Тукай, сине укый...
Бәләкәйдән, бала чагыннан.
Күңелләрдә — синең якты җырлар,
Синең моңнар күздә чагылган!..
Күпләр әйтер шуны, Сорап кара
Идел буе халыкларыннан.
Башны горур чөеп әйтер алар:
- Без, — диярләр, — Тукай каныннан!