Тукай дөньясы

Харрас ӘЮП *** ("Бер иңдәге ике фәрештә күк...")

* * * Тукайның өстәл тартмасында Коръән белән револьвер сакланган. Бер иңдәге ике фәрештә күк — Бер тартмада Коръән, револьвер: Бер үк җанны икәү сагалаган... Мәрхәмәт бир берүк, иман би...

* * *

Тукайның өстәл тартмасында Коръән белән револьвер сакланган.

Бер иңдәге ике фәрештә күк —
Бер тартмада Коръән, револьвер:
Бер үк җанны икәү сагалаган...
Мәрхәмәт бир берүк, иман бир!

Револьверга кагылмаган шагыйрь...
Тик әле да тора яңгырап:
Дошманына төбәп аткан сүзе
Кургаштан да булган саллырак.

Өметләре өзелеп калган чакта
Ничә тапкыр кискен уй керде;
Тартма почмагында ятты шәүлә
Бөгәрләнгән елан шикелле.

Кара еллар буган сулышыңны
Коръән генә ничек сакласын —
«Ходаң» үзе килеп тартса синең
Язмышыңның кара чакмасын?!

Бер үк җанны икәү сагалаган:
Йә сынасы син, йә чыдасы;
Кара нокта куясыдыр берсе,
Икенчесе — ясин чыгасы.

Баш бирмәде шагыйрь берсенә дә,
Кагылырга хәтта чирканды:
Китеп барды бер тартмага ябып
Револьверы белән Коръәнне...


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз