Тукай дөньясы

ХӘЙДӘР *** ("Сорасалар...")

* * * Сорасалар: — Халык туплый алыр кайдан сезнең җырлар, моң кайда? Эндәшмибез. Чәчәк тоткан килеш баш иябез туры Тукайга. «Көрәшчеләр без!» — дип исбатларга кирәкми дә...

* * *

Сорасалар:
— Халык туплый алыр
кайдан сезнең җырлар, моң кайда?
Эндәшмибез.
Чәчәк тоткан килеш
баш иябез туры Тукайга.

«Көрәшчеләр без!» — дип исбатларга
кирәкми дә хәтта мең дәлил,
миллионнарның йөзен ак итәргә
җитә кайчак, җитә бер Җәлил.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз