Тукай дөньясы

Хәнәфи БӘДИГЫЙ Туган җирем — бишегем!

(Тукайга тәкълит) И туган җир, газиз җир син, Әткәм-әнкәм торган җир. Бу дөньяга аваз салып, Кендек каным тамган җир. И туган җир, изге җир син, Җанга иман иңгән җир. Анам сөте белән бергә Т...

(Тукайга тәкълит)


И туган җир, газиз җир син,
Әткәм-әнкәм торган җир.
Бу дөньяга аваз салып,
Кендек каным тамган җир.

И туган җир, изге җир син,
Җанга иман иңгән җир.
Анам сөте белән бергә
Туган телем туган җир.

И туган җир, фасылларың
Маңгайга сыр сызган җир.
Йөрәгемә сүрелмәслек
Утлы хисләр салган җир.

И туган җир, урман-болын,
Тугайларың кочкан җир.
Китмә дисәң дә калдырып,
Канатланып очкан җир.

И туган җир! Сөюләрем,
Көюләрем туган җир!
Яшьләремнең иң татлысы,
Иң ачысы тамган җир!

1997


(Чыганак: Хәнәфи Бәдигый. Яшел чирәм: шигырьләр, җырлар, поэмалар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 2007. – 191 б.).


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз