Тукай дөньясы

Хәсән ТУФАН Тукай тавышын эзләгәндә

Бар иде ялгыз калып, Җырлап утырган чакларым... Г. Тукай Нигә бу шундый көнемдер: Җырлыйсы килә бүген. Җырлыйсы килә дә түгел, Тыңлыйсы килә бүген. Тын гына, акрын гына бер Тукайны тыңлар ид...

Бар иде ялгыз калып,
Җырлап утырган чакларым...
Г. Тукай

Нигә бу шундый көнемдер:
Җырлыйсы килә бүген.
Җырлыйсы килә дә түгел,
Тыңлыйсы килә бүген.

Тын гына, акрын гына бер
Тукайны тыңлар идем, —
Минем дә бераз моңым бар, —
Кушылып җырлар идем.

Кушылып җырлар идем дә,
Булмый шул, булмый, җаным:
Патефон тәлинкәсендә
Бармыни тавышы аның?!

Патефон тәлинкәсендә «Пырахут Мәхүп» кенә:
Буржуйдан калган «мирас»лар
Бар да шундый чүп кенә!

Әй, буржуй әфәндекәйләр,
Шушымы «алтыныгыз»?
Чорыгыз тавышы итеп сез
Шунымы калдырдыгыз?!


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз