Тукай дөньясы

Ибраһим БИЕКТАУЛЫ Тукайга

Татар халкын уятырга теләп, метеор булып яндың, Габдулла. Аллаһ колы чәчкән орлыклардан гөлләр шытты, чәчәк аттылар... Пушкин илә Лермонтовны — «Кояш» дидең, үз ролеңне әйттең...


Татар халкын уятырга теләп,
метеор булып яндың, Габдулла.
Аллаһ колы чәчкән орлыклардан
гөлләр шытты, чәчәк аттылар...
Пушкин илә Лермонтовны — «Кояш» дидең,
үз ролеңне әйттең — бары «Ай».
Кояш вә Ай — бәхәсле мәсьәлә...
Татарлыкның җаны — Син, Тукай!

(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.)


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз