Ибраһим БИЕКТАУЛЫ Тукайны күрдем төшемдә
Әйтте Тукай: Ибраһим! Үлгән өчен үлеп йөрмә, исәннәрне уйла син! Әрвахларга файдаң тимәс чиле-пешле догаңнан. Исәннәргә саф татарча Акыл сора Ходайдан. Һәркем үлә, гүргә иңә — үлми калыр бә...
Әйтте Тукай:
Ибраһим!
Үлгән өчен үлеп йөрмә,
исәннәрне уйла син!
Әрвахларга файдаң тимәс
чиле-пешле догаңнан.
Исәннәргә саф татарча
Акыл сора Ходайдан.
Һәркем үлә, гүргә иңә —
үлми калыр бәндә юк.
Исән чакта тәүбә кирәк,
үлгәннән соң — тәүбә юк!
Таш атканга аш атканнар
көрәшләрдә егадыр.
Фанилыкта изге гамәл —
бакыйлыкка догадыр.
Синең дини наданлыгың
гафу кылыр, шәт, Хода.
Халкың өчен шигырь аша
Ходайдан тәүфыйк сора.
Бакыйлыкка киткел мизгел
фаниларны бәхил ит!
Хәзинәмдә бары белән
каршылармын... Рәхим ит!
(Чыганак: Кайда да йөрәктә: Татарстаннан читтә яшәүче татар әдипләре иҗаты. – Казан, 2012. – 304 б.)