Тукай дөньясы

Илдар ЮЗЕЕВ Клячкин хастаханәсендә туган шигырь

Клячкинда бала табу йорты... Ник шулкадәр әле моңайдым? Сабыйларның тавыш бирүләре Кайтавазы сыман Тукайның. Даһи затны югалтуы авыр, Йөз елга бер туа торгандыр. Тукай үлгән йортта бала елый: Яңа Тука...

Клячкинда бала табу йорты...
Ник шулкадәр әле моңайдым?
Сабыйларның тавыш бирүләре
Кайтавазы сыман Тукайның.
Даһи затны югалтуы авыр,
Йөз елга бер туа торгандыр.
Тукай үлгән йортта бала елый:
Яңа Тукай бәлки тугандыр.
Җыр да шулай авыр, үксеп туа...
Тыңлап торам сабый тавышын.
Кем мәңгелек җырга әйләндерер
Гасырларың бөек сагышын?
Югалтулар аша туа-туа
Киләчәккә кыю, нык атла,
Тукаеңны иртә югалтсаң да,
Тукайлыкны берүк югалтма!
Клячкинда бала табу йорты...
Ник шулкадәр әле моңайдым?
Сабыйларның тавыш бирүләре
Кайтавазы сыман Тукайның.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз