Тукай дөньясы

Кадыйр СИБГАТУЛЛИН *** ("Яшь белән дә, тән һәм җан белән дә...")

* * * Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга юк?! Г. Тукай Яшь белән дә, тән һәм җан белән дә без дә олыгаябыз. Нишләтәсең, дөнья белән бергә без дә болганабыз. Аладыр шул, ала...

* * *


Ни сәбәптән җир йөзендә тәнгә — мунча, җанга юк?!
Г. Тукай

Яшь белән дә, тән һәм җан белән дә
без дә олыгаябыз.
Нишләтәсең, дөнья белән бергә
без дә болганабыз.

Аладыр шул, ала яңгыр, җилләр —
җете төс тә уңа.
Ничек кенә төренсә дә кеше,
җанга тузан куна.

Кешенеке кебек бар минем дә
чорым, җирем, анам.
Тик барыбер, керсезме дип җаным,
мин Тукайга барам.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз