Тукай дөньясы

Марсель ГАЛИЕВ *** ("Безнең туу — үзе ачыш...")

* * * Безнең туу — үзе ачыш, киләчәкнең нигезе. Бүгенге гадәтилектә югалтмыйк үзебезне. Вакытында бүген исән чын Тукайларны күрик. Яратып кына, көнләшеп, даһига: «Даһи!» &...

* * *

Безнең туу — үзе ачыш,
киләчәкнең нигезе.
Бүгенге гадәтилектә
югалтмыйк үзебезне.

Вакытында бүген исән
чын Тукайларны күрик.
Яратып кына, көнләшеп,
даһига: «Даһи!» — диик.

Мөмкинлекнең чиген тану —
нинди авыр хакыйкать.
Алда күпме юрау булыр,
Вакыт сынар ничә кат.

Заман үзе сайлап алыр
кемнәрне яд итәргә.
Исемсез килдек дөньяга —
исем алып китәргә!


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз