Тукай дөньясы

Матвей ГРУБИАН, яһүд шагыйре Тукай

Мин Казанда йөрим. Үз телем күк Күңелемә якын дуслар теле. Менә мәйдан — китап кебек ачык, — Уйчан шагыйрь, пьедесталга басып, Тел сагында тора көне-төне. Тукай, Тукай! Рухың, шигырьлә...

Мин Казанда йөрим.
Үз телем күк
Күңелемә якын дуслар теле.
Менә мәйдан — китап кебек ачык, —
Уйчан шагыйрь, пьедесталга басып,
Тел сагында тора көне-төне.

Тукай, Тукай!
Рухың, шигырьләрең
Нурландыра минем күңел күген.
Синең сүзең чатный яшен төсле,
Синең җырның шундый тәэсир көче:
Татар булырга мин әзер бүген.

Зиннур Насыйбуллин тәрҗемәсе.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз