Тукай дөньясы

Мәхмүт ГАЗИЗОВ Шагыйрь мендәре

...ике мендәр эшләтеп алдым... Г. Тукай Көзге җилләр. Салкын. Кар да боз... Мендәр ике, ләкин баш ялгыз; ике түгел, булсын ун мендәр, — җылы бүлешергә кемең бар? Көне, ярый, уза ничек тә...

...ике мендәр эшләтеп алдым...
Г. Тукай

Көзге җилләр. Салкын. Кар да боз...
Мендәр ике, ләкин баш ялгыз;
ике түгел, булсын ун мендәр, —
җылы бүлешергә кемең бар?

Көне, ярый, уза ничек тә,
төннәр озын, шыксыз, өшетә;
җанга җылы бөреп тормагач,
арык төнгә суык тиз үтә.

Ә мендәрләр йомшак, сүз дә юк,
күпереп лә тора йон-мамык;
Апуш кайтып үзе эшләтте,
икәү булсын... бер пар... дип әйтте.

Төпченмәде җиңги, төшенде,
тик шаяртты көлеп: — һәй, наян,
әйтмәсөң дә серең чишелде,
өч кирәгер менә бераздан...

...Мендәр ике, йөрәк бер ялгыз,
кайда соң син, бармы, хәләл кыз?
Шагыйрь мендәренә ятарлык
җиһанда кем — садә, гөнаһсыз?

Хыянәтне, керне, ялганны
күтәралмас горур пакь җаны,
Тукай йөрәгенә ятарлык кем —
Мәхәббәт, Намус — кайсыгыз?

Көтте шагыйрь —
сөенеч килмәде,
китте шагыйрь —
апрель көннәре...
Мендәр мәшәкате юк инде,
баш астында җире —
мендәре.


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз