| ttt ttt ttt ttt tttТатар бар чагында tttСин исән, син тере. tttСиңа сәлам юллый tttЧуашның һәрбере, tttТукай! tttЯшендәй яшьнәп син tttЯндың, сүнмәдең. tttХалыкны мактадың, tttЯлганны әрләдең. ttt ttt tttЯзмышың әрнетә tttМинем дә күңелне. tttҖырларың югалмый, tttЯңара һәр көнне. tttКүпме түбәнлекләр tttУзган күз алдыңнан, tttДошманнарың күбрәк tttБулган дусларыңнан. ttt ttt tttКүпләр теш ыржайткан tttСиннән зәһәр көлеп. tttБер кыз да сөймәгән tttҮләр хәлгә килеп. tttТугрылыклы дустың tttБулган бары Хаклык. tttБары Хаклык кына tttБулган синең яклы. ttt ttt tttСинең һәрбер сүзең tttӨткән Ялган тәнен. tttИзелгән халкыңа tttБиреп Ирек тәмен. tttСинең Хаклык белән tttХалкың зур көч җыйган. tttМәңге яшәрсең син tttШул Хаклыгың сыман. tttЧөнки Хаклык җирдә tttБетми ул, югалмый, — tttҖырларыңның төсен tttЕллар юа алмый. ttt ttt tttСинең туган көнне tttХалкың бәйрәм итә. tttИшетәмсең, сиңа tttЧуаш сәлам әйтә. tttИлдә күпме халык — tttБар да таный сине; tttАлар үз уллары tttИтеп саный сине. ttt ttt ttt ttt ttt tttГәрәй Рәхим тәрҗемәсе. ttt ttt |