Миләүшә ШӘЙХЕТДИНОВА Ана телең
Әнкәң биргән җан җылысын сиңа, Күкрәк аша үткән изгелек. Ишеттергән сиңа үз телеңне Бишек җыры аша иң элек. Чәчәм орлыкларын күңелеңә Татар теле – ана теленең. Кадерләргә өең, илең, әнкәң, Ик...
Әнкәң биргән җан җылысын сиңа,
Күкрәк аша үткән изгелек.
Ишеттергән сиңа үз телеңне
Бишек җыры аша иң элек.
Чәчәм орлыкларын күңелеңә
Татар теле – ана теленең.
Кадерләргә өең, илең, әнкәң,
Икмәкнең дә хәтта телемен.
Синдә сафлык, әдәп, матурлык та,
Синдә моңлы татар авазы.
Халкың горурлыгын күтәрерлек
Син – Тукайлы татар баласы.
(Чыганак: Миләүшә Шәйхетдинова. Чишмә юлы: Шигырьләр. - Арча, 2009. - 120 б.).