Тукай дөньясы

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Кадыйров-Болгарига шагыйрь җавабы

Йорты Болгар улса улсын, Йортны болгар булмасын. Акмулла. Рәхмәт, энем, миңа туган телдә Җавабыңны язганың өчен. «Татар» сүзен хөрмәт итмәсәң дә, Телен үз дип алганың...


Йорты Болгар улса улсын,
Йортны болгар булмасын.
Акмулла.
Рәхмәт, энем, миңа туган телдә
Җавабыңны язганың өчен.
«Татар» сүзен хөрмәт итмәсәң дә,
Телен үз дип алганың өчен.
Ә Тукайга килсәк,
Аңарда да
Җавап инде күптән бирелгән.
Ул да әйткән: «Бүрек ташлап», энем,
«Котылмыйлар аны бүредән».
Казан арты асрамага биреп
Меңләп Апушларны буганда,
Шөкер әле, татар милләтенең
Җаек тарафлары булган ла...
(Чыганак: Мөдәррис Әгъләмов. Мин әйттем: Шигырьләр. — Казан: Татар. кит. нәшр., 1991 — 208 б.)

    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз