Тукай дөньясы

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Мин кем...

Аксак Тимер — бөек, үзе әмир генә! Ә Туктамыш ни дисәң дә — Туктамыш хан! Мин дә шагыйрь... ни гомерләр китә алмыйм Һаман да шул «Тукай» дигән тукталыштан. Мәгълүмдер ки, м...

Аксак Тимер — бөек, үзе әмир генә!
Ә Туктамыш ни дисәң дә — Туктамыш хан!
Мин дә шагыйрь... ни гомерләр китә алмыйм
Һаман да шул «Тукай» дигән тукталыштан.

Мәгълүмдер ки, мин әмир дә, хан да түгел,
Анда кайный, җанда кайный, канда түгел;
Тукай әйтә: мәсьәлә бит мәсләгендә...
Һәм чыннан да мәсьәлә бит анда түгел.

1992, октябрь

(Чыганак: Мөдәррис Әгъләм. Кан тамырын кистем. – Казан: Рухият, 2001. – 656 б.)


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз