Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Тәпи-тәпи
Дүрт йөз ел мүкәләп йөргән Милләтем китте тәпи... Бер бала дәшә: әтием! Әтием, әти, әти... Нәкъ бүген менә Тукайҗан Дөньяга килгән айда, Яңа бистә зиратыннан Кайтабыз трамвайда. Минем дә дәшәсем...
Дүрт йөз ел мүкәләп йөргән
Милләтем китте тәпи...
Бер бала дәшә: әтием!
Әтием, әти, әти...
Нәкъ бүген менә Тукайҗан
Дөньяга килгән айда,
Яңа бистә зиратыннан
Кайтабыз трамвайда.
Минем дә дәшәсем килә:
Әтием!
Әти-әти!
Милләтем минем артымнан
Китәчәк тәпи-тәпи...
Ә нигә язарга кирәк,
Мин шуңа ышанмасам?
Гәүдәңнең саны нык кирәк,
Булмаса башыңа сан.
Инде илаһи шигырьгә
Иман китерми кара:
Үзе дә
актарыла ул,
Безләрне актара да.
...Җиттек без Шамил йортына...
Трамвай туктый, әнә.
Уйларым чыгарга теләп
Жанымда бәргәләнә.
Төшәбез.
Арттан ишетәм,
Ишетәм: әти, әти!
Татарча... димәк, Казанда
Милләтем китте тәпи.
(Чыганак: Мөдәррис Әгъләм. Кан тамырын кистем. – Казан: Рухият, 2001. – 656 б.)