Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Төшке ялдан соң
Кузгалырга вакыт! Хыял башка, тормыш башка Ашка Ашаган күк ачы катык катып. «Кара — кара инде, ә ак ак инде» дип, Чиге күренмәгән гәпләр сатып, Күп пыскыттык затлы тәмәкене, Бу илаһи...
Кузгалырга вакыт!
Хыял башка, тормыш башка
Ашка
Ашаган күк ачы катык катып.
«Кара — кара инде, ә ак ак инде» дип,
Чиге күренмәгән гәпләр сатып,
Күп пыскыттык затлы тәмәкене,
Бу илаһи җиргә кырын ятып —
Кузгалырга вакыт!
Саздан чыгарылган сыер сыман,
Буразналар сулый, Ирек татып.
Сөрәсе җир кара зур авызын
Ачып карап тора тыкырдатып —
Кузгалырга вакыт!
Максатлар нык иде,
Адымнар нык,
Шуңа микән уздык һәйләп-көлеп...
Баш күтәрсәк — гаҗәп!
Ыргытканбыз
Дөнья кадәр җирне әйләндереп.
Яна заман, тизлек заманы бу,
Белмидер ул, димә,
Әйе, беләм!
Җир белән җыр — нечкә күңеллеләр,
Анда булмый космик тизлек белән.
Ә дальтоник затлар шыбырдаша:
— Яшьләр әле, сары томшыклары...
Салмак кына эри чигәләрдә
Гомер дигән кышның җепшек кары.
...Җир читендә аяк салындырып
Утырган чак булды, күзне йомып;
Җырлар язган булдык: «Яңа шигырь
Тудырабыз», — дигән сүзне егып, —
Яңгырадык Тукай, Бабичларның
Безнең чорга кайтавазы булып.
Тудырырга һәм төзергә килгән
Кеше ничек китә алсын ватып?
...Казлар судан чыккач кагынгандай,
Шикләреңне кой бер шыбырдатып —
Вакыт!
(Чыганак: Мөдәррис Әгъләмов. Кан тамырын кистем. – Казан: Рухият, 2001. – 656 б.)