Тукай дөньясы

Мөдәррис ӘГЪЛӘМОВ Тукай көне

Илдә кояш, Җирдә кояш, Йөздә кояш, күздә кояш. Көндәгечә көлә кояш, Әмма бүген үзгә кояш. Бүген аның каршысына Канатланып чыккан бөре... Аваз сала томшыклары: Тукай көне! Тукай көне! Килә язл...

Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Йөздә кояш, күздә кояш.
Көндәгечә көлә кояш,
Әмма бүген үзгә кояш.

Бүген аның каршысына
Канатланып чыккан бөре...
Аваз сала томшыклары:
Тукай көне!
Тукай көне!

Килә язлар, китә язлар,
Һәр ел саен үзгәрелә...
Үзгәрелә...
Һәр ел саен Тукай гына
Япь-яшь хәлдә килә безгә.

Киңлекләрдә язгы аваз —
Чыр-чу килә кошлар иле,
Чеңләп тора аһәңнәре:
Тукай көне!
Тукай көне!

Илдә кояш,
Җирдә кояш,
Тукай көне канат җәйгән.
Бәйрәм бүген, бәйрәм бүген,
Тукай көне —
Безнең бәйрәм!


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз