| ttt tttУйланырга Казан җан атмаган, tttХалкым диеп үлеп җан атканны tttБез заман да әле яратмаган — tttКабатлаган Тукай үз-үзенә, tttБара-бара кат-кат кабатлаган: ttt«Мин әле кая барам?» ttt«Мин әле кая барам?» ttt ttt ttt...Үз-үзенә беркем бирми сорау, tttХөр акылга тоташ төшкән кырау, tttКүгәрүдән касмакланып беткән tttИске богау кыскан — tttРухи богау. ttt ttt tttИсереге дә шул, аегы да, tttКазаны да шул ук, Җаегы да — tttБаер өчен җанын фида кылыр, tttҖае гына чыксын, tttҖае гына... ttt ttt tttӘстерханы да шул, Орынбур да, tttҖибәрүдән куркып эшне зурга — tttГомер кичерәләр тын гына! — tttЧиртеп, имеш, кяфер борнына. ttt ttt tttБелә алар хәлен бәндәнең дә, tttАлла түгеллеген алланың да, tttМилләтенең кайда калганын да, tttВаксынулар, изелүләр аша tttТукайларның кая барганын да tttБелә алар... tttСин зур шагыйрь, tttСин зур кеше, диләр... tttКая инде безнең ише, диләр... tttСимерәләр дин вә милләт өчен. ttt...Синең туңу, tttСинең күшегүләр tttАлар өчен бүген шундый кирәк — tttКемдә тулы күңел, tttКемдә кесә... ttt ttt tttӘ ил җылый көзге җилгә кушылып, tttҖилләр исә җанны кисә-кисә. ttt...Ә ил җылый... Кемнең кайгысы бар tttБу зур илнең кайгы-зарларында? tttТик дөньясы тыныч булып аның, tttМаллар тулы булсын амбарында. ttt ttt ttt...Ә ил җылый... Кемнең кайгысы бар tttМоңнар белән аккан күз яшендә? tttҺәркайсының үз кайгысы кайгы, tttВакыты юк илгә эндәшергә. ttt ttt ttt...Ә ил җылый... Аның җылавыннан tttБезнең өчен нәрсә үзгәрә, дип, tttШамакайлар җырлый-җырлый бии, tttҮз җырыңны синең йөзгә бәреп... ttt ttt tttБаш өстендә чорның кара кулы, tttДөнья тулы аның кара колы, tttКүрсәт бармак белән төртеп кенә, tttЯрылачак tttЭче кара тулы. ttt ttt tttЮкка гына шагыйрь tttИшмиләрнең tttИсләренә моны төшермәгән... tttЧор үзенең кара колларына tttКагылганны буган, tttКичермәгән... tttМоны белгән шагыйрь. ttt ttt tttЕгерме җиде ел гомер яшәп, tttШагыйрь һәммәсенә өлгерәчәк... tttКара чорның кара кулы шунда tttБугазына аның үреләчәк. tttШагыйрь биек, tttЧорның кулы җитми — tttКүкрәгенә барып тыгылачак. ttt ttt tttЕгылачак шагыйрь, tttМәңгелеккә — tttХалык йөрәгенә егылачак! ttt ttt tttӘле еллар кара сөлек сыман tttСуырганда соңгы саулыгыңны, tttСава Тукай, соң кәррәсен сава tttҮзеңнән соң илгә калыр моңның. ttt ttt tttБара Тукай, хәрәкәттә һаман, tttИсе китеп ята күле Кабан... tttКабатлаган кат-кат үз-үзенә, tttҺәркем кабатлар дип кабатлаган: ttt«Мин әле кая барам?» ttt«Мин әле кая барам?» ttt ttt |