Тукай дөньясы

Нури АРСЛАНОВ Шагыйрь һәйкәлен ачканда

Ак япмасы төште һәйкәлеңнең, — Җанлы булып бастың каршыга: Гүя һаман оча күңелең кошы, Гүя һаман җаның ашкына. Мәгърифәтле азат татар илен Күрер өчен яндың-кейдең син; Шуңа күрә безнең й...

Ак япмасы төште һәйкәлеңнең, —
Җанлы булып бастың каршыга:
Гүя һаман оча күңелең кошы,
Гүя һаман җаның ашкына.

Мәгърифәтле азат татар илен
Күрер өчен яндың-кейдең син;
Шуңа күрә безнең йөрәкләрдә
Көрәшләрдә бергә килдең син.

Әйдә, Тукай, безнең белән бергә
Син дә шатлан, халкың шатлана;
Дәртле Казан, нурлы Казан балкый,
Бездә бүген бәйрәм, тантана!


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз