Равил ФӘЙЗУЛЛИН *** (Тукайларны уйлап)
* * * Тукайларны уйлап... Шагыйрьләр аз яши, диләр. Без озак яшәтик! Күгебезгә менгезик Һәм яшьнәтик! Җырчы шагыйрьләр аз яши, Тираннар — озак. Нигә карга озак яши, Ә былбыл — аз...
* * *
Тукайларны уйлап...
Шагыйрьләр аз яши, диләр.
Без озак яшәтик!
Күгебезгә менгезик
Һәм яшьнәтик!
Җырчы шагыйрьләр аз яши,
Тираннар — озак.
Нигә карга озак яши,
Ә былбыл — азрак.
«Табигать бит!» — дип кеткелди,
Башлы бер корсак.
Җырларны да май басу бар,
Битараф торсак.
Яшәсен шул — кем чын сөя
Җирне һәм Күкне.
Җирдә шагыйрьләр санаулы,
Яшәүче күпме!
Яшәсен шул — хаклык өчен
Кем җанын сала.
Кем, яшим дип, сата җанын —
Тиз үлем аңа!
Түбән җаннан архивларда
Доносы кала.
Шагыйрьләрдән — шигырьләре,
Намусы кала...
Шагыйрьләр гомерсезлегенә
Кем соң гаепле?
Пушкин, Тукайлар язмышын,
Лорка, Җәлилләр язмышын
Без белмиекме?
Аларны саклый алмаганга
Горур йөрикме?
Берничә генә меңме ул,
Йөз миллионмы, —
Шагыйрьләрен сакламаган
Халык зурмыни ул!
Саклыйлар бит алтыннарны,
Биналарны, шәрабләрне
Һәм каберләрне...
Нигә сакламаска
Чын шагыйрьләрне?
Мактауны гел калдырмыйк
Үлем ягына.
Кадерлене кадерлик
Исән чагында!
Шагыйрьләр, имеш, аз яши.
Ә без яшәтик!
Күгебезгә меңгезик
Һәм яшьнәтик!