Тукай дөньясы

Разил ВӘЛИЕВ Мәңгелек яз

t tt ttt ttt tttШатлыгыннан бүген апрель көлә, tttКөлү тавышы — һәрбер инештә. tttКарлар түгел, җирнең җаны эри, — tttАпрель аңа шундый килешкән! ttt ttt tttАпрель булып илгә Тука...

t

tt

ttt

tt

t

ttt

tttШатлыгыннан бүген апрель көлә,
tttКөлү тавышы — һәрбер инештә.
tttКарлар түгел, җирнең җаны эри, —
tttАпрель аңа шундый килешкән!
ttt

ttt

tttАпрель булып илгә Тукай килә, —
tttҮлгән җаннар, каннар яңара,
tttЯз аенда кем соң хыялланмый
tttТукай кебек яшәп янарга!
ttt

ttt

tttАпрель булып җиргә шатлык килә,
tttЯз уяна һәрбер күңелдә,
tttКүзен ача агач бөреләре, —
tttЧәчәкләргә илем күмелә.
ttt

ttt

tttАпрель булып җиргә Ильич килә,
tttМәңгелек яз җиргә китерә.
tttШул язларны йөрәкләргә салып,
tttКиләчәккә безгә илтергә!
ttt

ttt


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз