Разил ВӘЛИЕВ Трамвайда
Көтмәгәндә яңгыр түккән өчен, Сүгә-сүгә болыт ертыгын, Чыланудан качып, трамвайга, Болай гына кереп утырдым. Трамвайга кыйбла кирәк түгел, Аңа барыбер, кая барса да... Рельслардан чыгып булмый л...
Көтмәгәндә яңгыр түккән өчен,
Сүгә-сүгә болыт ертыгын,
Чыланудан качып, трамвайга,
Болай гына кереп утырдым.
Трамвайга кыйбла кирәк түгел,
Аңа барыбер, кая барса да...
Рельслардан чыгып булмый ла шул,-
Китәр идек туры Арчага.
Чабар идек Тукай якларына,
Әй, тәгәрәр иде «Кисекбаш»...
Бер-беребезне аңлар идек әле,—
Тукай белән без бит гасырдаш.
Кая илтә мине язмыш юлы?—
Тирә-юньдә юк дус, юк таныш...
Авыр сулап, кемдер әйтеп куйды:
«Килеп җиттек. Соңгы тукталыш».
(Чыганак: Вәлиев Разил Кышкы учак: Шигырьләр, җырлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1994. – 382 б.).