Тукай дөньясы

Рәдиф ГАТАШ 1912. Зәйтүнәнең Тукайга багышланган догасы

Мин Сезгә шундый теләкләр телимен: Язарга теләгән барлык шигырь юлларыгыз Үзләреннән үзләре язылсыннар — Яңгырасын җиһанга җырларыгыз... Тик изгелектән яралсын ул җырлар, Пакьлектән: иманыг...

Мин Сезгә шундый теләкләр телимен:
Язарга теләгән барлык шигырь юлларыгыз
Үзләреннән үзләре язылсыннар —
Яңгырасын җиһанга җырларыгыз...

Тик изгелектән яралсын ул җырлар,
Пакьлектән: иманыгыз — уйларыгыз...
Иң караңгы вакытыгызда да ташламаса иде
Туганнан алып, Сезне саклап килгән моңнарыгыз!
Мин Сезгә ихлас теләкләр телимен:
Сүрәдәй яңгыраса иде шигырь юлларыгыз,
Изге дин белән сугарыгыз!

Кыскартсын юлны иң ерак хыялга —
Йолдызларга җитеп хис кылларыгыз,
Күкләргә тоташып «уй куллары»гыз
Шуннан нур белән кайтсын, дим, җырларыгыз!

Тоташсыннар алар төп яшәеш җебенә —
Уйларыгыз
Чишә алсын чиксез мәңгелекнең серен...
Догада кала татарның бер кызы —
Шагыйремә шундый биеклек телимен!

— Амин! — димен...
Зәйтүнәдер — чын мөселман атым минем...

(Чыганак: Гаташ Рәдиф. Бу – сиңа кылган догам: Шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 240 б.).


    Комментарий уңышлы модерация узганнан соң килеп чыгачак. Гадәттә ул берничә минут вакытны ала.

    Комментарий язарга

    Укыгыз