Рәдиф ГАТАШ Әллә дөньяда бер яшәп киткәнмен...
Бүгенгебез Илаһ саз, син тоташ моңнан гыйбарәт, Нинди көчләр кылларыңда, Тәңреме, әйт?! ...Сезнең шул саз да уятмый — таш җаннар.. Шундый без бүген, әй, Тукай, Дәрдемәнд! Үзгәрмәгән Ту...
Илаһ саз, син тоташ моңнан гыйбарәт,
Нинди көчләр кылларыңда, Тәңреме, әйт?!
...Сезнең шул саз да уятмый — таш җаннар..
Шундый без бүген, әй, Тукай, Дәрдемәнд!
Тукай да сәяхәт иткән... җай булган.
Әстерхан, Уфада озак — ай булган...
Пайтәхетне дә күргән... әмма, горур
Рух тәхтендә чын таҗлы Тукай булган!
Ялгыз булганмы Тукай? Юк, бәхеткә...
Казанда таянган Фатих, Сәгыйтькә...
Гаязга дәшкән: «Кайтчы!» — дип.
Сыйган бит
Берьюлы ничә арыслан тәхеткә!
Оренбур да чакырып дәшкән бугай —
Бармаган ул. Ә барган булса Тукай?!
Җылыныр идеме җаны?... «Кайда да —
Бер Кояш» бит?.. Үзгә, бәлки, читтә Ай?
Тукай, Дәрдемәнд бер очрашкан булсалар,
Бер илаһи гәп, дим, алар корсалар?..
Шәп манзара... Тик ул табынга, Гаташ,
Без сыймасак әгәр — чакырмасалар?
Егерменче гасыр татар шагыйре!
Азмы изде сине дөнья җәбере...
Өстеңдә иде Газраил тырнагы...
Язарга көч... ул — Хакныңмы әмере?!
Гомер юлын сүтеп, берәү — шагыйрьне
Җырыннан гайре — күзаллый алырмы?!.
Үз юлыннан үткән Тукай язмышы:
Җыр-тәкъдирдән узып шагыйрь барырмы?
(Чыганак: Гаташ Рәдиф. Бу – сиңа кылган догам: Шигырьләр, газәлләр, робагыйлар. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1997. – 240 б.).