Рәдиф ГАТАШ *** ("Югары ул – Тукай биеклеге!..")
*** Югары ул – Тукай биеклеге!.. Кайсы тауга исемен бирәсе? – Таулар юк шул бездә. Үрләр генә... Ә рухта – тау биек... Күрәмсең: Илаһи тау анда! Биеклеген Үлчи,...
***
Югары ул – Тукай биеклеге!..
Кайсы тауга исемен бирәсе? –
Таулар юк шул бездә.
Үрләр генә...
Ә рухта – тау биек...
Күрәмсең:
Илаһи тау анда!
Биеклеген
Үлчи, әйтә алган юк әле...
Кем колачлый, иңли алган аны?! –
Ул бит Тукай тавы – югары...
Күренерме безгә түбәтәе,
Башка таулар белән сөйләшсә?!
Тик нигезе җирдә,
Тиңнәренә
Биеклектән таулар эндәшә...
Безгә – кул җитмәслек!
Сүз кузгата
Кем аңа тиң булу турында?!
Тукай!
Ахыргача бөеклеген аңлау –
Бу да, бәлки, хыял-уй гына?!
Ә омтылсак һәм аңласак икән!
Акыл аек, йөрәк сау булып...
Таулар юк шул исемен бирү өчен,
Туган җирем тиңсез бай булып...
Чын горурлык рухта, бәлки:
Кала
Иң биеге –
Тукай-тау булып!